12 апрель-Космонавтика көне!

12 апрель-Космонавтика көне!

Кошлар язмышына тиң гомерләр
Хәтерләрдә кала язылып.
Космоска ук менеп җиткән Юрий
Калды гомерлеккә яз булып…
12 апрель…Кешелекнең
Хыяллары биек очкан көн.
Кеше космос кочагында булган-
зәңгәр күкнең үзен кочкан көн!
Күктән торып Җиргә сәлам язган,
Күктән торып Җирне күзәткән!
Күктә гомерләре өзелгәннәр
Йолдыз булып балкый йөрәктә.
Сынмас һәм сыгылмас ирләр барда
Галәм киңлекләре -җитәрлек!
Бер ясалган ачыш ир -егетнең
Данын бара озак күтәреп.
Язлар белән күңел әллә нишли
Хисләр ярсый,яна ургылып.
Арабыздан инде киткәннәрнең
Исемнәре яши җыр булып.Гөлнур Айзат

Галәмгә очкан беренче очучы-космонавт Юрий Гагаринның хезмәт батырлыгы , аның тормышы һәм илебезгә галәм өлкәсендә күрсәткән уңышлары белэн танышу кичэсе уткэрелде.