Театр елына багышлап, район мәдәният йорты каршындагы “ЯШЬЛЕК” татар халык театры коллективы район буйлап гастрольләргә чыкты.

Театр елына багышлап, район мәдәният йорты каршындагы “ЯШЬЛЕК” татар халык театры коллективы район буйлап гастрольләргә чыкты. Тәүге чыгыш бездә, театр сәнгатен сөючеләрдә! 18 февраль көнне Иске Күчәрбай авылының мәдәният йортында, тулы заллар белән, Наил Гаитбайның “Моңнар кайтсын авылга” дигән комедиясы белән бик шәп итеп чыгыш ясадылар һәвәскәр артистларыбыз. Коллективның режиссеры Илдар Насыйровка, барлык артистларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез, изге теләкләребезне юллыйбыз, ижади уңышлар телибез. “Яшьлек” театр коллективы үзенең чыгышларында сезне көтеп кала. Килегез, рәхәтләнеп ял итәрсез, рухи азык алырсыз, үкенмәссез!