Максат: Балаларны «Каз өмәсе», «каурый өмәсе» йолалары белән таныштыру, халкыбызның җыр биюләрен өйрәнү, башкару, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү

Җиһазлау: каурыйлар, канатлар. Зал өмәчә бизәлгән.

Талгын гына «Каз канаты» көе яңгырый.

Муз. җит:   Хәерле көн! Исәнмесез балалар!

Исәнмесез хөрмәтле кунаклар!

Без сезнең белән зур бәйрәмгә җыелдык.

Бүген бездә каурый өмәсе,

Каурый өмәсе бүген бездә.

Каурый сыдырырга килгән балалар,

Үңыш юлдаш булсын сезгә!

(Балалар түгәрәккә тезелеп утыралар. Әби керә)

Әби:  Исән-сау җыелыштыгызмы, оланнар?

Сөбханалла – машалла, берегездән – берегез матур икән!

Без кечкенә чагында каз өмәсе көнне балаларны каурый өмәсенә җыялар иде. И-и, кызык була иде безгә!

Менә шул чакларны искә алып, мин сезне уенлы, җырлы, күңелле каурый өмәсенә чакырырга булдым. Әби – бабайларның гореф-гадәтләрен белү һәркайсыбызга фарыз эш ул!

Менә сезгә әрҗә белән каурыйлар, сыдырылган йонны бу кәрзингә җыярсыз – мендәрне бик шәп кабарта ул каурый йоны. Соңыннан сыдырылган каурыйларны су буена чәчәрсез, бәбкәләрнең күп булуын теләп ятарлар алар.

Балалар: Ярар, әби, ярар.

Әби (оныгына): Кызым, син балаларны уйнат,җырлат, күңелле итеп эшләсеннәр. Мин сезгә тәбикмәк камырын яңартам, сезнең эшегез бетүгә әзер булсын.

(Чыга)

1нче бала: Кызлар, канат сыдырасыбыз бар бит әле.

Әйдәгез әле, кем остарак, сыдырыр икән?

Әбинең оныгы: Безнең халыкта «Эшләгәндә йөрәгең җилкенсен, ашагында колагың селкенсен» дигән мәкаль бар. Әйдәгез әле, җилкенеп эшләп алыйк. Кем сыдыра белми, миңа карагыз. Менә шулай эшлиләр.

Бию: «Каурый «өмәсе». Л. Хисматуллина көе

2 нче бала: Ай-һай, күп монда каурый, әбинең казлары бик күп булган, ахры.

3 нче бала: Әйе, безнең әбинең әфсене бар, диләр күршеләр, ел да егермешәр бәбкә үстерә ул.

4 нче бала: Аларны үстерергә без дә булыштык шул:

Тилгән, тилгән,

Бәбкә алырга килгән,

Бер аягы тимердән,

Бер аягы камырдан, көш-көш!

дип тилгәннәрдән сакладык.

5 нче бала: Ә мин икенче төрлесен беләм:

Тилгән, тилгән,

Ата-анаң үлгән,

Песи барып күмгән,

Сиңа хәбәр килгән,

Уң күзеңә туфрак,

Сул күзеңә яфрак, көш-көш!

6 нче бала: Мин дә беләм:

Тилгән, тилгән,

Бәбкә күргәч, тилергән,

Бер бәбкә дә алалмыйча,

Көне буе тилмергән.

Эбинен оныгы: Кз курка, кул эшли, дигэн мэкаль дорес икэн. Каурыйлар бигрэк куп, ничеклэр бетерербез дип курыккан идем, менэ бит эшебез тэгэрэп бара.

Беренче малай: Синең эшләр ничек? (малай исеме).

2 нче малай: Хәлләр шөкер, җилкә чокыр, кабыргам киң, мин кемнән ким? (икенче  яктагы малайга төртеп). Әй, (малай исеме) эшләр шәпме.?

3 нче малай: Авыр эшкә беләк бар,

Кыю эшкә йөрәк бар!

Шулай бит, кызлар?

(кызлар күмәк җыр белән җавап бирәләр)

Биек тауның башларында

Утыра бер алачык.

Күп сөйләште, аз эшләде,

Борчак сибә, мактанчык

(көләләр)

Әбинең оныгы: Күрәсезме, күмәк эштә һәркем сынала аз сөйлә, күп эшлә. Шулай да гел сөйләшмичә дә күңелле түгел бит, кызлар. Әйдәгез малайларның җитезлеген сыныйк, биеп күрсәтсеннәр әле.

(Малайлар башкаруында бию)

Әбинең оныгы:   Татар халкы борын борыннан ук каз-үрдәк асраган. Аларга атап бик күп шигырьләр, җырлар иҗат иткән.

Балалар: Без дә җырлар беләбез, апа. Әйдәгез «Каз өмәсе» дигән җыр җырлыйбыз.

(Җыр «Каз өмәсе» Г. Гәрәева көе, Э Шәрифуллина сүзләре.)

Әбинең оныгы: Ай-һай, сез җырларга да бик оста икәнсез! Җырлашып, көлешеп каурый беткәнен дә сизми калдык ләбаса! Ә эш беткәч, уйнарга да ярый. Җырлыйк, биик, күңел ачыйк!

(Балалар эшләгән урыннарын җыештыралар)

«Әйе шул, шулай шул» җырын җырлыйлар

Җырлыйк әле, җырлыйк әле

Алты булсын һәммәсе

жырласак та килешэдер,

         Бездә каурый өмәсе.

Әйе шул, шулай шул,

Бездә каурый өмәсе.

Кулъяулыкларым күп иде,

Дуслар саен тараттым

Бөтен өмә арасыннан

Каурый өмәсен яраттым.

Әйе шул, шулай шул,

Каурый өмәсен яраттым.

Кызлар: Әйдәгез, табышмаклар әйтәбез.

Суда йөзә, бик күп илләрне гизә. Ул нәрсә?

Малайлар:  Каз, үрдәк.

Соскы борын – бакылдык,

Күп сөйләшә – такылдык.

Кызлар:      Үрдәк.

Башы тарак, койрыгы урак,

Кычкыртып быргысын уята барысын.

Малайлар: Әтәч.

Кызлар: Әйдәгез, өчле уенын уйныйбыз.

Малайлар, кызлар: Әйдәгез, әйдәгез.

7 нче бала: Каз канаты каурый – каурый

Коймак майларга ярый.

Уйнамагач та көлмәгәч,

Бу дөнья нигә ярый?

(«Өчле уены» уйнала, татар халык көе)

8 нче бала: Канат сату – кызык уен:

Каз өмәсендә була.

Таныштыра, дуслаштыра,

Яшьләрне иске йола.

(Җыр «Канат сату» М.Муллануров сүзләре һәм көе.)

(Җырлаганда кызлар егетләргә каз канатларын бирәләр)

Әбинең оныгы:   Әйе, без сезнең белән бик күп җырлар, шигырьләр, мәкальләр, табышмаклар беләбез. Сез берегездән-берегез оста, сәләтле, уңган балалар. Рәхмәт сезгә.

Авылларда бүген кызлар җыры.

Тальян моңы чыңлый өйләрдә.

Күңелләрдән күңелләргә күчеп,

Кабат яңгырый иске көйләр дә.

Мамык кына гуя очып куна,

Кызлар җыры, назы күңелдә,

Иске йолаларны изге итеп,

Муллык җыры җиргә түгелә.

(Җыр «Каз өмәсе» Р. Губайдуллина көе.)

(Әби тәбикмәкләр күтәреп керә)

Әби: Бик зур рәхмәт сезгә. Оланнар.

Әти-әниләрегезгә итәгатьле, тәүфыйклы,

бәхетле бала булып үсегез. Ә хәзер

каз тәбикмәген авыз итегез.

(Балаларга, кунакларга тараталар)

Күңелле көй яңгырый.

Муз. җит:   Кадерле балалар!

Хөрмәтле кунаклар. Менә сезнең белән саубулашыр чак та җитте.

Сау булыгыз. Бу бәйрәм күренеше сезнең күңелләргә дәрт өстәсен!

Музыка яңгырый. Балалар залдан чыга.

 

әйрәм барышы

(Бүлмә бәйрәмчә бизәлгән.)

Тәрбияче. Хәерле көн, дуслар! Бәйрәмебез котлы, мөбарәк булсын!

Безнең татар халкының, әби-бабаларыбызның борынгы заманнарда бик күркәм йолалары, матур бәйрәмнәре күп булган. Балалар, сез нинди татар халык бәйрәмнәрен беләсез?

Балалар. Нәүрүз, сабантуй, Карга боткасы…

Тәрбияче. Тагын бер шундый күңелле бәйрәм бар. (Ишектән табак белән каз каурыйлары күтәреп, әби керә.)

Әби. Иии, кызым, мине көтәсезме? Бу кадәр каурыйларны үзем генә ничек сыдырырмын дип бик борчылган идем, менә күпме булышчылар җыелган, сөбхәналла. Балалар, әйтергә дә онытып торам, бүген мин өмә үткәрәм, Каурый өмәсе. Элек көз җиткәч, һәр өйдә каз өмәләре гөрләгән. Каз өмәсе –авыл бизәге, алтын көзнең байлык, муллык, матурлык бәйрәме. Ә бездә бүген Каурый өмәсе.

Тәрбияче: Балалар, әби безне Каурый өмәсенә чакыра, булышабызмы әбигә?

1 нче бала.

Кулларымда ап-ак каурый,

Карасы буламы икән?

Әби өмәгә чакыра,

Дусларым, барыйкмы икән?

2 нче бала.

Каз канаты каурый-каурый,

Хатлар язарга ярый,

Уйнамагач та көлмәгәч,

Бу дөнья нигә ярый?

Әби. Балалар, Каурый өмәсе – халкыбызның бик борынгыдан килгән милли йоласы. Элек авылларда казларны бик күп үстергәннәр, ә көз җиткәч, өйдән-өйгә Каурый өмәсенә җыелганнар. Өмәдә эшләгәннәр дә, җырлаганнар да, биегәннәр дә, ә ахырдан тәмле коймак белән чәй эчкәннәр.

Менә, бәбекәйләрем, бу –каз каурые, безгә бүген шуны чистартырга кирәк. Берничәгез, килегез әле минем янга. Каурыйны алабыз, йомшак башыннан тотабыз һәм әкренләп мамыкны тартып төшерәбез, әйдәгез, бергәләп эшләп карыйк әле. (Әби балаларга булышып, өйрәтеп йөри.)

Тәрбияче. Бергәләп эшләгәч, каурыйларны чистартып та бетердек. Әби, безнең балалар – эшкә генә түгел, җырларга да осталар.

 (“Әбием-әбекәем” җыры (Рөстәм Бакиров сүзләре, Рөстәм Сәрвәров көе)

Тәрбияче. Каз мамыгыннан мендәр ясыйлар, андый мендәрләр бик йомшак була.

Әби. Татар халкында яңа туган бәбиләрне котлап, һәрвакыт чиккән тышлыкка тыгып, мендәр биргәннәр. Менә без дә хәзер мендәр ясарбыз. Бу мендәрнең сүрүе булыр. Икегез сүрү кырыен тотып торыр, берничәгез мамык тутырыр.

1 нче бала.

Икегезгә ике сүрү,

Ягез әле, тотыгыз,

Йомшак булсын мендәрегез,

Мамыкны күп салыгыз.

2 нче бала.

Мендәр ясыйм, мендәрләрем

Йомшак булсалар иде.

Халкым гореф-гадәтләре

Мәңге сакланса иде!

(Балалар алмашлап эшлиләр, ике мендәр ясыйлар.)

Әби. Мамык чыкмасын өчен сүрү кырыен тегеп куярга кирәк, аны безнең әбиләр җырлый-җырлый теккәннәр. Бу эшне без үзебез эшләрбез. (Кунак әбиләр булса, алар тегәләр.)

3 нче бала.

Җыр-биюсез бер бәйрәм дә

Узмый – шуны белегез,

Каурый өмәсендә бүген

Рәхәтләнеп биибез.

(Татар халык җырлы-биюле уены –“Матур уен”.)

Әби. Хәзер мендәрләрне чиккән матур тышлыкка тыгабыз, кемнәр булыша? (Берничә бала булыша.) Карагыз, нинди йомшак, җиңел мендәрләр ясалды!

Каурыйларны сыдырдык. Мендәрләр әзер, ләкин безнең эш бетмәде. Балалар, халкыбыз зирәк, һөнәрле булган, һәр эшнең җаен белгәннәр. Менә бу каурый калдыкларыннан алар таба майлагыч ясаганнар, хәзер без дә сезнең белән бергәләп ясап карарбыз. (Берничә бала белән таба майлагыч пумала ясыйлар.)

Тәрбияче. Күмәк хезмәт күңелле, нәтиҗәсе дә яхшы. Әйдәгез әле, балалар, хезмәт, тырышлык, дуслык турында мәкаль әйтеш уйныйбыз. Мин башлыйм, сез әйтеп бетерерсез:

Тырышкан табар, … (ташка кадак кагар).

Эш сөйгәнне … (ил сөяр).

Эшләвең кеше өчен, … (өйрәнүең үзең өчен).

Бердәмлектә – … (көч).

Дусың булмаса – эзлә, … (тапсаң – югалтма).

Аз сөйлә, … (күп эшлә).

Ялкаулык – хурлык, … (тырышлык – зурлык).

Эш беткәч, … (уйнарга ярый).

Кем эшләми, … (шул ашамый).

Әби. Сөбхәналла, бигрәк күркәм, бигрәк уңган  икәнсез, эшкә тырыш, сүзгә оста балалар сез.

4 нче бала.

Бакчабызда гөлләр үсә,

Шау чәчәккә күмелеп.

Шул бакчада гөлләр кебек

Без үсәбез гөр килеп.

5 нче бала.

Күңелле Каурый өмәсе,

Бездә бүген зур бәйрәм.

Җырлый-җырлый, бии-бии

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

(Җырлы-биюле уен “Кәрия-Зәкәрия”.)

Тәрбияче. Тырышып эшләсәң – тәмләп ашарсың, диләр. Бәйрәмебезне чәй өстәле янында дәвам иттерәбез. Барыгызны да коймак белән чәй эчәргә чакырам. Рәхим итегез!