Ил чакыра

Ил чакыра,сезгэ чират житте
Туып ускэн илне сакларга
Торле чаклар булыр,тырышыгыз
Безнен ышанычны акларга!

Чын ирлэрнен изге вазифасы
Илнен тынычлыгын сакларга
Туган ил жиренен бер карышын
Бирергэ ярамый ятларга

Аллакаем саклап йортсен берук
Жил- янгырлар сезгэ тимэсен.
Сугышлардан килгэн яман хэбэр
Сезнен гаилэгезгэ килмэсен!

Торле яктан чеметкэлэп- сугып
Уяттылар ” Рэсэй аюын”
Хэртарафтан килгэн гаделсезлек
Кузгалтты шул анын ачуын

Гаделлекне яклаган илемне
Яугир улларыбыз сакласын
Дореслек яклап киткэн ирлэрне
Газиз аллам узе сакласын!

Ходай эгэр бирсэ авырлыклар
Шуна чыдар бирсен сабырлык,
Жэллэмичэ коч хэм куэт бирсен
Жил- давылга каршы барырлык!

Сезнен кулда туган ил язмышы,
Ана, балаларнын язмышы
Дошманнарны жинеп кайтыгыз сез
Узгэртеп гомерлэр агышын!

Тизрэк бетсен сугыш афэтлэре
Жиребезгэ килсен тынычлык,
Яу кырыннан исэн- имин кайтып,
Сез яшэргэ жирдэ бурычлы!!!

14.12.2022
Низамутдинова Забира
д. Башбуляк

https://vk.com/public172133850?w=wall-172133850_1667