Гомер сукмагыннан 50 ел бер адымда

#сдкселостарокучербаево
#Благоварскийрайон
#нашиюбиляры2022
#ЗОЛОТАЯСВАДЬБА
Гомер сукмагыннан 50 ел бер адымда
Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату — олы бәхет. Благовар районынын Иске Кучэрбай авылында яшәүче Ишмаевларвлар гаиләсе 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә. Үткәннәре, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның.
Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап 50 ел бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уята. Алтын һәрвакыт иң кыйммәтле тимерләрнең берсе санала. Ул ниндидер авыр хезмәт белән яулап алган мөһим биеклекне гәүдәләндерә. Менә шуңа күрә дә алтын туй — озак еллар бергә яшәгән парларның бәрәкәтле хезмәт белән яуланган җимеше ул.
Ишмаеввлар- зур хөрмәткә лаек гаилә.Гаилә башлыгы Ринат Эсхэт улы 10 классны Кучэрбай мэктэбендэ тэмамлап хэрби хезмэтен 1968-70 нче елларда Белорусиядэ Лида шэхэрендэ утэ.1970 нче елны кучэрбай урта мэктэбендэ физкультура укытучысы булып эшкэ урнаша.1971-76 нче елларда сельсовет председателе булып эшли. 1973 елны Кушнарен авыл-хужалык техникумына юл ала,1977 елны тэмамлап агроном хонэрен алып узенен туган авылына кайтып данлыклы «Октябрь» колхозында эшли башлый.
Ринат Эсхэт улы 46 ел гомерен баларга багышлый.Һөнэрләре бик күп аның.1991нче елны лаеклы ялга чыга.Эш яраткан безнен Ринат абыебыз 2012 елдан алып бугенге конгэ тиклем Кучэрбай авыл советы председателе житэкчесе вазыйфасын ути.Исэн-сау булып эшлэргэ дэ эшлэргэ.
Нэкъ менэ шушы коне, шушы сэгатьлэрдэ 28 октябрь 1972 нче елны Рэйсэ Мэхмут кызы белэн Ринат абый кавышып та куялар.Туган авылларында җиң сызганып эшкә керешә яшьләр. Рэйсэ апа 1972 елны Кучэрбай урта мэктэбендэ лаборант булып эшли башлый, Каралты-кура төзиләр. Бер-бер артлы бер улары һәм ике кызлары дөньяга килә. Тормышлары җайланып, әкрен генә үз юлы белән тәгәри.
Бергәләп 3 балага гомер биргән Ишмаевлар бүген оныклар сөя. «Дәү әни», «дәү әти» дип өзелеп торучы 5 оныклары да, аларның бәхет, шатлыклары. Ишмаевлар гаиләсе — гаилә бердәмлеген, сөю-сәгадәт белән аклаган, бер-берсенә булган мәхәббәт белән якыннарын да җылыткан парлы тормышның күркәм өлгесе. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.
— Эш, гаилә, балалар үс¬те¬рү, оныклар сөю шатлык-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, — ди бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган бәхетле парлар.

Ирле-хатынлы Ишмаевлар үзләренең намуслы хезмәтләре, тормышны яратулары белән хөрмәт һәм мактауга лаеклы гап-гади хезмәтчәннәр. Алар — бар гомерләрен үз туган җирләренә багышлаган кешеләр.
Илле ел ул илле көн түгел. Аның һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрелмәгән. Биш дистә елдан артык вакыт үтсә дә, бу гаиләләр бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча матур итеп гомер кичерәләр.
Иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән Ишмаевларның алдагы көннә¬рендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсеннәр иде. Җәннәт рәхәте, оҗмах хозурлыгы насыйп итсен сезгә Аллаһы Тәгалә!