22 июнь хәтер һәм кайгы көне.

#вечнаяпамять #ВеликаяОтечественнаяВойна #ПомнимГордимся #75летПобеды #НиктоНеЗабытНичтоНеЗабыто #РоссияПомнит75 #СвечаПамяти #День_Памяти_и_Скорби

22 июнь хәтер һәм кайгы көне.
Бу көн сугышларда үлгән, фашист коллыгында газапланган, тылда ачлык һәм мохтаҗлыктан вафат булган барча кешене искә төшерә.

22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе — Бөек Ватан сугышы башланган көн.

1941 елның 22 июнь таңында фашист Германиясе, сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына һөҗүм итте, хәрби һәм стратегик объектларны һәм бик күп шәһәрләрне утка тотты, басып алды. 1418 көн һәм төн дәвам иткән, СССР 27 млн-га якын кешесен югалткан, әмма җиңеп чыга алган Бөек Ватан сугышы әнә шулай башлана. Авыр канкойгыч сугышта совет халкы Европа халыкларын фашист коллыгыныннан азат итү һәм Гитлер гаскәрләрен тар-мар итүдә хәлиткеч өлеш кертте.

Бу көнне күп кенә илләрдә дәүләт флагларын төшерелә һәм әлеге сугышны, анда һәлак булучылар искә алына. Бу көнне шәмнәр яндырып, һәйкәл һәм мемориалларга чәчәкләр салып, төрле искә алу чаралары уздырыла.

Җиңү бик күп көч сарыф итеп зур югалтулар аша килде. Сугыш 27 миллион ватандашның гомерен өзгән. Йөзләгән шәһәрләр, меңләгән авыллар, күп кенә предприятиеләр, завод-фабрикалар җир белән тигезләнгән. Күп санлы матди кыйммәтләр юкка чыгарылган. Авыл хуҗалыгына зур зыян китерелгән. Сугыш алып килгән хәсрәтне бәяләү мөмкин түгел.

Ленинградны блокадага алу көннәрендә балалар өлкәннәр белән беррәттән ачлык һәм салкын кичергән. Алар флотта да хезмәт куйган, партизан отрядларында разведчик, фашист концлагерьларында тоткын да булган. Сугыш аларның туганнарын һәм якыннарын, йортларын алган һәм балачакларыннан мәхрүм иткән.

Завод-фабрикаларда, колхоз-совхозларда совет сугышчыларына тыл хезмәтчәннәре ярдәм иткән, алар арасында сугышка киткән ирләрне-угылларны алыштырган картлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр булган.
Ватаныбыз иреге һәм мөстәкыйльлеге өчен сугышта һәлак булучыларга мәңгелек дан!
Юсупова Аниса Миннихановна. Муса Жэлил “Ана”.