Бу көннәрдә Чулпан авылының хөрмәтле кешесе хезмәт ветераны Шамсия Минулла кызы Давлетшинаның да 90 яшьлек күркәм юбилее булып утте

#благоварскомурайону85лет
#юбилей90лет
#сдкселостарокучербаево
Бу көннәрдә Чулпан авылының хөрмәтле кешесе хезмәт ветераны Шамсия Минулла кызы Давлетшинаның да 90 яшьлек күркәм юбилее булып утте. Аны котларга Күчәрбай авыл хәкимият башлыгы Радик Фархутдинов килде. Матур котлау сүзләре белән Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын тапшырды. Юбилей көнен искә алсын, дип җылы юрган бүләк итте.
Шамсия эби “Октябрь” колхозында эшләп, пенсиягә чыга.Тормыш иптәше Фәнил абый белән 20 ел гомер итеп ике малай үстерәләр. Кызганычка каршы, Фәнил абый бу дөньядан 40 ел элек китеп барды.
Хәзерге көнда Шэмсия әбинең 4 оныгы,2 оныкчыгы бар, оныкларының уңышларына куанып, оныклары аның белән горурланып яшиләр. Бүгенге көндә 90 яшен тутырган Шэмсия әбинең авылдашлары, туганнары, күршеләре алдында абруе зур.Уллары өчен ул кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби. Бүгенге көндә Шамсия әби уллары тәрбиясендә яши. Юбилей көнендә аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез.