Үгез елы килә,үгез килә

Үгез елы килә,үгез килә
Ярсып килә үгез котырып
Яңа елга бәхет белән шатлык
Тазалыклар килә тутырып.

Күсе елын ераккарак куып
Коронасын элеп мөгезгә,
Вируслары белән очырсын дип
Теләк телик дуслар үгезгә.

Өмет итәбез без бу үгездән
Дөньяда иминлек булуын,
Көн дә матур булып безнең өчен
Бәхетле таңнарнын тууын.

Алып килә күрсен үгез безгә,
Зур байлыклар һәм мул уңышлар,
Татулыкта,тигезлектә узсын
Һәрбер семьядагы тормышлар.

Кайгы-хәсрәт һәм кара болытлар
Ерак йөрсеннәр иде бездән,
Начар чирләр һәм төрле вируслар
Куркып качсын иде үгездән.

Бәхетле яшь парлар семья корсын
Тусын таза,матур балалар,
Мәхәббәтле йортта яшәсеннәр,
Игелекле булсыннар алар.

Парсызлар да бу үгез елында,
Үз парларын эзләп тапсыннар,
Аларны да сөендереп шулай,
Уртак таңнар инде атсыннар.

Гаиләләр тату, бердәм булып
Яшәү йөген бергә тартсыннар,
Үссен һаман нәсел агачлары,
Яшел ботаклары артсыннар.

Эшләгәннәр тыныч эшләсеннәр,
Эшсезләргә табылсын эше,
Күзләр безнең нурлар чәчеп торсын
Көләч йөзле булсын һәр кеше.

Эшчеләргә эш хаклары артсын,
Пенсияләр артсыннар һаман,
Үгез безгә бәхетле яшәргә
Китерсен иде шундый заман.

Җир шарында сугышлар булмасын,
Илләр тынычлыкта яшьнәсен,
Халкыбыз да алдагы көннәргә
Ышанычы белән яшәсен.

Яңа елны каршы алган таңда
Шаулап-гөрләп торсын урамнар ,
Яңа еллар белән котлыйм дуслар
Яңа еллар белән туганнар!!!!
(ватсап челтәреннән)