Хөрмәтле ир-егетләребез! Мөхтәрәм Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби бәрелешләрдә катнашкан иптәшләр, бүгенге көндә хәрби хезмәттә Ватан алдындагы бурычларын үтәүче Кучэрбай авылының горур егетләре

#Благоварскийрайон
#сдкселостарокучербаево
Хөрмәтле ир-егетләребез! Мөхтәрәм Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби бәрелешләрдә катнашкан иптәшләр, бүгенге көндә хәрби хезмәттә Ватан алдындагы бурычларын үтәүче Кучэрбай авылының горур егетләре! Сезне 23 февраль – Ватанны саклаучылар бәйрәме, батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйм. Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, имин еллар, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телим. Беркайчан да авырмагыз, сау-саләмәт булыгыз. Көчле иңнәр күләгәсендә без үзебезне һәрвакыт ныклы терәкле бәхетле кешеләр итеп тоярбыз.
Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.