Иске Күчәрбай авылында яшәүче Сәвия Нурлыгаян кызы Гыйльвановага 13 нче декабрь көнне 95 яшь тулды

Благовар районы хакимияте башлыгының социаль сораулар hәм кадрлар буенча урынбасары Илшат Бахаутдинов, район мәдәният идарәлеге җитәкчесе Илдар Насыйров, Күчәрбай авыл җирлеге башлыгы Радик Фархутдинов, ветераннар советы председателе Ринат Ишмаев, авылның мәдәният хезмәткәрләре юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр,бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.