Культработники СДК с. Старокучербаево искренне поздравляет свою землячку, члена Союза писателей РФ и РБ Фандиду Туктаргалиевну Харрасову с днем рождения!

Культработники СДК с. Старокучербаево искренне поздравляет свою землячку, члена Союза писателей РФ и РБ Фандиду Туктаргалиевну Харрасову с днем рождения! Желает ей огромного счастья, крепкого здоровья, творческих успехов.

ФӘНДИДӘ ХАРРАСОВА

***

Бу дөнья ул бездән дә бер калыр:
Айлы кичләр, чыклы иртәләр.
Бездән соң да кемнәрдер бит шулай
Берсен-берсе назлар иркәләр…

Бездән соң да кемдер янып-көеп
Мәдхияләр язар язларга.
Сугар сәгать, җитми калыр вакыт
Яшәү кадеркәен аңларга.

Бездән соң да булыр, юк, булмасын,
Нидер көтеп һаман алданган,
Өлешенә тияр көмешкәе
Кемгә язган, кемгә язмаган…

Бу дөнья бит бездән дә бер калыр.
Тетрәнерлек…
Вакыт нинди тар.
Алдагысын, әйдә, Алла белсен,
Хыял барда – әле яшәү бар!!!