Озын гомерле әби-бабайлар – авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе

Озын гомерле әби-бабайлар – авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жинел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү – болар барысы да – 80, 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар. Бу көннәрдә авылыбызның хөрмәтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Фәндидә Нуриман кызы Латыпованың да 90 яшьлек күркәм юбилее булып утте. Аны котларга Күчәрбай авыл хәкимият башлыгы Радик Фархутдинов килде. Матур котлау сүзләре белән Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын тапшырды. Юбилей көнен искә алсын, дип җылы юрган бүләк итте. Юбилярыбызның тормыш юлы җиңел генә узмаган. Әтисе фронтка киткәч 11 яшьлек Фәндидәнең хезмәт юлы башлана. Ул тыл ветераны. Аңа сугыш елларының бөтен авырлыкларын татырга туры килә. Олылар белән беррәттән Фәндидәгэ дэ урман эшләрендә эшләргә туры килә. Аннан соң ул “Октябрь” колхозында эшләп, пенсиягә чыга.Тормыш иптәше Фәрит абый белән 52 ел гомер итеп, дүрт кыз, ике малай үстерәләр. Кызганычка каршы, Фәрит абый бу дөньядан 15 ел элек китеп барды. Хәзерге көнда Фәндидә әбинең 16 оныгы,15 оныкчыгы бар. Фәндидә әби оныкларының уңышларына куанып, оныклары аның белән горурланып яшиләр. Бүгенге көндә 90 яшен тутырган Фәндидә әбинең авылдашлары, туганнары, күршеләре алдында абруе зур. Кызлары,уллары өчен ул кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби. Бүгенге көндә Фәндидә әби кызлары тәрбиясендә яши. Юбилей көнендә аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез.