#Поэтическийчеллендж_Благоварскийрайон

#Поэтическийчеллендж_Благоварскийрайон
#дднрб
#сдкселостарокучербаево
#Благоварскийрайон
Әти – әнигә шатлыкмы,
Мәшәкатьләр өстәпме,
Без туганбыз дөнья ярып
Без ике кыз- игезәк,
Тирә – якка бер мәзәк.
Үстек без икәү ярышып,
Кулга – кул тотынышып,
Бер кәнфитнедә бүлешеп,
Без ике кыз – игезәк,
Әни янында рәхәт.
Укыдык без бик тырышып,
Тәртипсезлек кылмадык,
Әнигә булдык ярдәмче,
Без ике кыз -игезәк,
Әти -әнигә кирәк.
Безне гелән бутадылар
Кайсыгыз соң,кем була?
Киемнәр дә пар килгән,
Вәт ике кыз – игезәк,
Аерып булмый никак.
Ел артынан еллар үткән,
Әлегәчә без бердәм,
Безнең ише тату булмас,
Без ике кыз – игезәк,
Әти -әнигә рәхмәт!
Рита Абдрахманова. 2011ел.