16 майда хормэтле авылдашыбыз Халикова Нэзилэ Абуталип кызынын туган коненэ туган – тумачалары, балалары жыелды

#Людимоегосела #Янышево #Благоварскийрайон
Без аларнын телэклэренэ кушылабыз! Кадерле Нэзилэ Абуталип кызы!
Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.
Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыннын шатлыкларына сөенеп озын – озак яшәргә язсын . Котлыйбыз!
Язгы айда туган әниебез ,
Үзе кебек ямьле майларда ,
Таза булып яшәсен иде ул
Безнең белән алгы елларда.
Куансын ул безнең уңышларга
Якты киләчәктә тагын да ,
Җыелырга безгә насыйп булсын
Аның белән күркәм табында .
Күтәрелсен аның кәефләре
Балаларын күреп янында ,
Шатлык яше генә күзләреннән тамсын
Күңелләре тулган чагында.
Маяк булдың барчабызга да син ,
Синең белән якты көнебез ,
Чәчәкләргә күмлеп яшә әле ,
Әниебез – бердән-беребез!!!
Илгиз Халик. 16.05.2021ел