Час патриотизма “Малая Родина – большая любовь” (по книге Мисбаха Ахметова “История села Янышево”)

#Земляки_нашагордость
#Людимоегосела
#СДКЯнышево
#Благоварскийрайон

Әхмәтов Мисбах Әмир улы 1936нчы елнын 22 июлендә Яңыш авылында унынчы бала булып дөньяга килгән. Балачагы hәм яшусмер чагы, сугыш вакыты hәм дә аннан соңгы еллар да шушы авылда үтә. hөнәре буенча ул юрист – правовед. МВД системасында утыз елга якын хезмт итеп майор дәрәҗәсендә хаклы ялга – пенсиягә чыга. Улы Ришат хәм кызы Луиза да әтиләренең эшен дәвам итәләр.
Дөньянын ачысын – төчесен куреп ускән туган җире Мисбах Әмир улына бик якын була. Кайларда гына яшәп, ниләр генә курсә дә туып – ускән җирен онытмый ул. Сабый чакларын, яшьлек чорларын беркайчан да исеннән чыгармый. Менә шуларны куп еллар буена уйлап йөреп максатына ирешә – киләчәк буынга истәлек булып калыр дип Мисбах Әмир улы 2007нче елда «Яңыш авылы hәм аның тарихы» дип аталган китабын чыгара. Бу китапта ул безнең белән узенең үсмер чагындагы исендә калдырган вакыйгалары, ата – бабаларының сөйләгәннәре hәм Башкортостанның узәк тарих архивларына йөреп туплаган материаллары белән уртаклаша.
Китап өч булектән тора. Беренче булек узе hәм гаиләсе белән таныштыра, Яңыш авылының тарихын курстә. Бер шәлкем шигырьләре дә бастырылган.
Икенче булек – революция, коллективизация hәм сугыш елларын чагылдыра.
Өченче булектә татар халкынын барлыкка килуе хакында мәгълүмәтләр.
Мисбах абый белән без тыгыз элемтәдә булдык, кунакларга йөрешеп яшәдек. Шәҗәрә, “Саумысыз , авылдашлар!” бәйрәрәмнәрендә бик теләп катнашты. Мисбах абзый талантлы кеше иде. Гармунда уйнады, җырларга яратты, рәсем төшерергә дэ сәләте бар иде. Ул миңа үзенең гармунын бүләк итеп калдырды. Бик рәхмәтлемен. Минем өчен бу бик зур бүләк. Урыны оҗмахта булсын!