Фидакарь хезмәткә – мәртәбәле бүләк

#Гордимсяземляками

#Горурланабызякташларбелэн

Котлыйбыз, Мидхат абый!

Күренекле үзешчән композитор, шагыйрь, “Милли аваз” халык җыр ансамблен оештыручы, популяр җырлар авторы, шагыйрьләр һәм артистларның дусты һәм ярдәмчесе Мидхәт Абделмановка “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре ” дигән мактаулы исем бирелде.
Дәүләт наградасын Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды.
Гомеренең үрләрен Мидхәт Әбделманов “Ашкынма, гомер” дип исемләнгән саллы китабы һәм популяр җырлары белән каршы ала.