ХАЕРТДИНОВА АЛЬБИНА РАЗИМОВНА, учитель высшей категории, отличник образования РБ, награждена Почётной грамотой Министерства образования и науки РТ, Почётной грамотой Министерства образования и науки РФ

#Земляки#Гордимсяземляками
#Годпедагогаинаставника
#РоднойязыкЦНТРБ
#ДеньРодногоЯзыка

Рухи кыйммәтләр сагында
Альбина Рәзим кызы Хаертдинова Яңыш авылында туа, шушы авылның урта мәктәбен бетереп БДУ га укырга керә. Хезмәт юлын Такчура мәктәбендә башлый. Бүгенге көндэ Шырлык мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли. Балаларның күңеленә туган телгә, туган җиргә мәхәббәт орлыклары салучы ул. «Ана телен яратып өйрәнүче, ана телендә сөйләшүче бала әдәпле дә, инсафлы да була », – ди укытучы.
Яшь буынны халкыбызның рухи кыйммәтләрен саклаучылар һәм яклаучылар итеп тәрбияләүне Альбина Рәзим кызы ана теле укытучысының төп максаты итеп күрә. Тарихи һәм мәдәни мирасыбызны өйрәтүгә, милли традицияләребезне саклауга зур игътибар бирә.
Укытучының тырыш хезмәте нәтиҗәсе укучыларының төрле бәйге һәм олимпиадаларда җиңүләрендә чагыла.
Хөрмәтле Альбина Рәзим кызы! Эшләү дәртегез сүрелмәсен, hәрвакытта hәм hәркайда уңышлар юлдаш булсын Сезгә!