Сөенечле хәбәр!

Җырчы-шагыйрь, композитор, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Мидхәт Әбделмановка Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Башкортстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем тапшырды.

Мидхәт Мәҗит улын лаеклы бүләк белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!