Ураза бәйрәме бик дәррәү үтте

#Ураза бэйрэме. #Яңыш авылы.
Ураза бәйрәме бик дәррәү үтте. Халык күп җыелды, мәртәбәле кунаклар да катнашты.: шагыйрь-композитор Мәҗит Әбделмәнов- мәчетебезне төзүче дә ул, “Өмет” гәзитеннән Эльвира Усманова, “Кызыл таңнан” – якташыбыз Фәнүр Гыйлманов. Авыл халкы зур теләк белән җыелды. Мулла Фәнис әфәнде Галлямовка зур эшкә керешкәне өчен зур рәхмәт. Халык иманга кайта. Бик канәгать калдык.